Биографиясе

1907 елның 20 июле, Казан губернасы, Мамадыш өязе Ушма авылы — 1968 елның 2 гыйнвары, Казан.

Татар социалистик игенчелек техникумын тәмамлый (1929).

1929–1968 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының уку-укыту хуҗалыгы директоры урынбасары, директоры.

СССР ВДНХсында катнаша (1939, 1940, 1941, 1955, 1957, 1966).

Юльметьев җитәкчелегендә уку-укыту хуҗалыгы студентларны җитештерүгә өйрәтүдә, фәнни-тикшеренүләр алып баруда һәм авыл хуҗалыгы фәне һәм практикасы казанышларын пропагандалауда нәтиҗәле базага әверелә. Куе сөтле сыерлар көтүен булдыру өстендә эшли, еллык савым уртача һәр сыердан 5–6 мең кг тәшкил итә.

Юльметьев Татарстанда терлек азыгы кәбестәсе, терлек азыгы кабагы, «Куузику» гибрид гәрәнкәсе кебек авыл хуҗалыгы культураларын гамәлгә кертүне башлап җибәрүче.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының 2 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медале, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев