- РУС
- ТАТ
зоотехник, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, ТАССРның атказанган зоотехнигы (1960)
1917 елның 8 октябре, Спас өязе Антоновка авылы — 1992 елның 2 мае, Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы поселогы.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1939).
1942 елдан Казакъстан ССРда: 47 нче ат заводында, 1943 елдан Төньяк Казакъстан өлкәсенең Тарангун, 1944 елдан Явлинка совхозларында эшли.
1946–1968 елларда Биектау районы Бөреле җәнлек совхозында, 1953 елдан директор.
1968–1977 елларда Татарстан «Зверопром» тресты директоры.
Юдин эшләгән чорда трестта 6 яңа җәнлек совхозы («Әлмәт», «Матюшино», «Раифа», «Нагорный», «Туйма», «Восточный») барлыкка килә, җәнлек асрау өчен өстәмә урыннар булдырыла, җәнлек тиреләре сату арта (ак төлке тиресе — 1,3 тапкыр, кролик — 1,8, чәшке — 4 тапкырга якын, шул исәптән стандарт-кара чәшке — 3, энҗесыман — 18, көмешсыман зәңгәр — 7,8, сапфир — 5, ак 2 тапкыр).
1959–1963 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.