- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе
1894 елның 21 марты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Әптекәй авылы — 1919 елның 25 июне, Казан.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый, Казан укытучылар мәктәбен тәмамлый (1914).
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
1915–1917 елларда Көнбатыш фронтның 2 нче армиясе мөселман солдатлары арасында революцион эш алып бара.
Казанда совет хакимиятен урнаштыруда актив катнаша, Вакытлы революцион комитет әгъзасы.
1918 елда Казан советының Мөселман комиссариатын оештыручыларның берсе, Шәһәрне саклау революцион штабы әгъзасы.
1918–1919 елларда Шәрекъ халыкларының коммунистик оешмалары үзәк бюросы әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы.
Адмирал А.В.Колчакның ак армиясенә каршы көрәштә актив катнаша. Берничә тапкыр Көнчыгыш фронт частьларына барып кайта. Кызыл Армиянең мөселман берләшмәләрен төзүдә катнаша.
Татар запас батальоны сугышчылары алдында чыгыш ясаганда үтерелә.
Мөхәррәмов М., Гыйззәтуллин И. Халык бәхете хакына // Казан утлары. 1984. № 3;
Мухарямов М. Камил Якубов. К., 1964;
Гизатуллин И. Жизнь, отданная борьбе // Советская Татария. 1984. 20 марта.
Автор — Ф.Г.Миңнеханов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.