Биографиясе

1935 елның 1 гыйнвары, БАССРның Яңавыл районы Байгуҗа авылы — 1981 елның 12 июне, шунда ук.

Саратов политехникумын тәмамлый (1975).

езмәт эшчәнлеген 1951 елда Әгерҗе тимер юл депосында паровозлар ремонтлаучы слесарь булып башлый.

1957–1964 елларда «Башвостокнефтеразведка» трестының геол.-тикшеренү партиясендә бораулаучы.

1964–1981 елларда Урай, Нижневартовск бораулау эшләре идарәләрендә, «Баштөмәннефтьгаз» («Главтюменьнефтегаз») трестының 3 нче Шаимск бораулау конторасында бораулау мастеры. Шаимск һәм Самотлорск нефть ятмаларын үзләштерүдә, алдынгы технологияләр һәм техниканы гамәлгә кертүдә катнаша.

Ягъфәров бригадасы трестта иң яхшылардан була.

Бүләкләре

Герой исеме 9 нчы бишьеллык (1971–1975) планнарын үтәгәндә ирешкән югары җитештерү күрсәткечләре өчен бирелә. Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. СССРның мактаулы нефтьчесе (1971). Урай шәһәренең мактаулы гражданы.

Әдәбият      

Халиков М.С., Сафаров М.А. Татары: Воины, труженики, патриоты. М., 2006.

Автор — М.Җ.Гаитов