Биографиясе

1913 елның 22 апреле, Мәскәү – 1990 елның 7 октябре, Казан.

1935 елда машинистлар курсын (Юдино станциясе) тәмамлый.

1935–1969 елларда Горький тимер юлының Казан бүлеге Юдино станциясенең локомотивлар депосында – паровоз, аннан соң тепловоз машинисты булып эшли. Товар поездларын уртача күрсәткечләргә караганда ике тапкыр артыграк тизлектә йөртә.

Герой исеме йөк ташуның җидееллык план йөкләмәләрен үтәүдә ирешкән уңышлары һәм тимер юлда техник реконструкцияләр ясаганы өчен бирелә.

1967–1971 елларда – ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Горник Г. Вырин Василий Филиппович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978): Документальные очерки. Казань, 1980.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.