- РУС
- ТАТ
Партия һәм дәүләт эшлеклесе, публицист, әдәби тәнкыйтьче, дипломат
1871 елның 15 (27) октябре, Мәскәү – 1923 елның 10 мае, Лозанна, Швейцария.
Инженер-төзүче (чыгышы белән поляк) гаиләсеннән.
Мәскәү техник училищесында укый (1891–1897), аннан революцион эшчәнлектә катнашканы өчен куыла.
РСДРП әгъзасы (1894 елдан). 1897 елда кулга алына, 1899 елда Вятка губернасына сөрелә. 1902 елдан Женевада, "Искра" газетасын чыгаруда катнаша, Россиягә аның агенты сыйфатында кайта. 1903 елдан – большевик. РСДРПның III (1905), IV (1906) һәм V (1907) съездларында катнаша. Одессада, чит илдә партия эшен алып бара, берничә тапкыр кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә.
Күп санлы публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. М.Горький, Л.Андреев иҗатын, В.Белинский, Н.Добролюбов, Д.Писарев мирасын марксистик караштан анализлый.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң –РСДРП(Б) Үзәк Комитетының Стокгольмдагы чит ил вәкиллеге башлыгы. 1917 елның ноябреннән – РСФСРның Скандинавия илләрендәге илчесе. 1919 елда Дәүләт нәшриятын җитәкли. 1921 елдан – Италиядә тулы вәкаләтле вәкил, Италия – Совет сәүдә килешүен (1922) имзалауга ирешә. Генуя конференциясендә совет делегациясенең генераль секретаре (1922). 1922 елның ноябреннән Якын Көнчыгыш мәсьәләләре буенча Лозанна конференциясендә совет делегациясен җитәкли.
1923 елның 10 маенда Лозаннада Швейцария гражданы, элеккеге ак гвардия офицеры Морис Конради тарафыннан үтерелә. Мәскәүдә Кызыл мәйданда Кремль стенасы янында җирләнә.
Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң, 1924).
Мәскәүдә аның исеме белән аталган урам бар, һәйкәл куелган. Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.