- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техник фәннәр кандидаты (1983), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2011)
1955 елның 22 октябрендә Свердловск өлкәсенең Гари районы Аганово поселогында туган.
Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1979), «Казан фотоматериаллар институты» акционерлык җәмгыятендә эшли, 2003 елдан «Ласкрафт» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
Хезмәтләре химик производстволар (нечкә органик синтез продуктларын киптерү, фильтрлау, ректификацияләү) процессларын һәм аппаратларын эшләүгә карый.
Дәүләт бүләге углеводород чималын күкертле кушылмалардан арындыру максатында фталоцианин катализаторларын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.