Биографиясе

1926 ел, Зөя кантоны, хәзерге Зеленодольск районы Ивановский авылы — 1945 елның 15 апреле, Нойкурен шәһәре, Германия, хәзерге Калининград өлкәсенең Пионерский шәһәре.

1943 елдан Кызыл Армиядә.

1944 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия армиясенең 32 нче гвардия укчы дивизиясе 82 нче гвардия укчы полкы пулемётчысы. 4 нче Украина, 1 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кырым, Украина, Балтыйк буен азат итүдә, Көнчыгыш Пруссия операциясендә (1945) катнаша.

1945 елның 15 апрелендә Нойкурен шәһәре янында барган бәрелештә батырлык күрсәтә. Ут яудырып, фашистларның үзйөрешле туплар катнашындагы 5 контрһөҗүмен кире кайтара. Яралангач та, үзен камап алган гитлерчыларны кыруын дәвам итә. Дошман снаряды ярчыгы тиеп һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Зеленодольск шәһәре Җиңү паркында Геройлар Аллеясында Волостновның барельефы, Зеленодольск районының Олы Ключи авылында һәм туган авылында һәйкәлләр урнаштырыла. Зеленодольск шәһәрендә, Зур Ключи һәм Ивановское авылларында урамнарга, Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында кадетлар интернат-мәктәбенә аның исеме бирелә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Звёзды не меркнут. Калининград, 1982; Дриго С.В. За подвигом — подвиг. Калининград, 1984;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 347, 367, 376, 377, 381;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 36.