- РУС
- ТАТ
Инженер-механик, сәнәгать җитештерүен оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое (1971), техник фәннәр кандидаты (1974)
1923 елның 10 октябре, Украина ССРның Киев өлкәсе, Миронов районы Мироновка авылы – 2003 елның 4 октябре, Самара шәһәре.
Харьков авиация институтын тәмамлый (1951).
1951–1868 елларда Куйбышев моторлар төзү заводында мастер, цех башлыгы, производство башлыгы, баш инженер. 1968–1977 елларда Казан моторлар төзү берләшмәсе директоры, 1977–1982 елларда генераль директор.
1982–1989 елларда Двигательләр төзү фәнни-тикшеренү институтының Самара филиалы директоры. Аның җитәкчелегендә Ил-62, Ту-154, Ил-86 самолётлары өчен Нк-4, Нк-8-2, Нк-86 двигательләрен җитештерү үзләштерелә. Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.
1975–1982 елларда ТАССР Югары Советы депутаты. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Өч Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.