Биографиясе

1899 елның 21 сентябре, Кострома губернасы Лисцово авылы – 1938 елның 10 июле, Одесса шәһәре.

Әстерхан реаль училищесен тәмамлый.

1917–1918 елларда РКП(б)ның Казан губерна комитеты рәисе, 1919–1922 елларда Көньяк-көнчыгыш фронтның сәяси бүлеге башлыгы урынбасары, Көнчыгыш фронтның 4 нче армиясендә Революцион хәрби совет әгъзасы.

Мәскәү югары техник училищесендә укый (1922).

1923–1930 елларда РСФСР Финанс халык комиссариты һәм ВКП(б) Үзәк комитеты аппаратында эшли.

1930–1933 елларда ВКП(б)ның Кырым өлкә комитеты 1 нче секретаре, Кара диңгез флотының Революцион хәрби советы әгъзасы.

1933–1937 елларда ВКП(б)ның Одесса өлкә комитеты Беренче секретаре.

1933–1937 елларда РСФСР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты һәм СССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы.

Репрессияләр чоры корбаны, үлгәннән соң аклана.

Бүләкләре

Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Румянцев Е. Вегер Е.И. // Возвращённые имена. Казань, 1990.