- РУС
- ТАТ
инженер, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2003), ТР һәм РФнең атказанган туку һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре (1994, 1995)
1944 елның 18 гыйнварында Калинин шәһәрендә туган.
Читтән торып укып, Мәскәү туку һәм җиңел сәнәгать институтын тәмамлый (1984).
1962–1981 елларда һәм 1988 елдан «Мелита» акционерлык җәмгыятендә эшли: баш инженер (1988–1997), техник директор (1997–2002), генераль директор (200–2003), акционерлык җҗәмгыятенең директорлар советы рәисе (2003 елдан).
1981–1982 елларда «Татпошивобувбыт» берләшмәсендә баш механик, баш инженер, 1982–1983 елларда Модельле аяк киемнәре йорты директоры.
1983–1985 елларда Казан җиңел сәнәгать техникумында төзүче-инженер, укыту-җитештерү эшләре буенча директор урынбасары. 1986–1987 елларда «Татлесстройснаб» берләшмәсендә баш инженер, 1987–1988 елларда «Таттара» берләшмәсе директоры.
Уйлап табу буенча авторлык таныклыгы бар.
Дәүләт бүләге «Түбән температуралы плазма кулланып югары сыйфатлы мехлар һәм тунлык сарык тиресе җитештерүнең фәнни нигезләрен һәм яңа технологияләрен эшләү» дигән хезмәте өчен бирелә.
Медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.