- РУС
- ТАТ
нефтьче, СССРда нефть сәнәгатен оештыручыларның берсе
1906 елның 23 октябре, Екатеринодар, хәзерге Краснодар шәһәре – 2000 ел, Мәскәү.
Грозный нефть институтын тәмамлый (1932).
1927–1938 елларда һәм 1946 елда «Грознефть» берләшмәсендә нефть трестларын җитәкли, 1938–1940 елларда Нефть халык комиссариатының Хуҗалык җитәкчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү институтында укыта.
1952–1955 елларда «Бөгелмәнефть» НГДУы башлыгы, 1955–1960 елларда «Татнефть» берләшмәсенең, 1960–1963 елларда Татсовнархоз нефть сәнәгате идарәсенең баш инженеры.
1965–1977 елларда СССР Госпланының нефть һәм газ сәнәгате бүлегендә баш белгеч, 1977–1985 елларда Бөтенсоюз нефть-газ сәнәгатен оештыру һәм аның икътисады фәнни-тикшеренү институтында.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Нефть ятмаларын су кудырып эшкәртүнең яңа системасын эшләгәне һәм аны Ромашкино нефть чыганагында кулланганы өчен Ленин бүләге бирелә (1962).
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автор – Р.С.Алатырева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.