Биографиясе

1925 елның 7 феврале, Мәскәү – 2023 елның 21 августы, Казан.

Мәскәү автомеханика институтын тәмамлый (1959).

1941–1947 елларда СССР Елга флоты халык комиссариты автобазасында шофёр (Ульяновск, Мәскәү), 1947–1953 елларда СССР Госснаб автобазасы шофёры, инспекторы (Мәскәү).

1953–1968 һәм 1981–1983 елларда Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводында (Мәскәү): 1963 елдан директор, 1981 елдан генераль директор.

1968–1983 елларда СССРның автомобиль сәнәгате министры урынбасары һәм бер үк вакытта 1969–1981 елларда «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Аның җитәкчелегендә Кама автомобиль заводының беренче һәм икенче чираты эшли башлый, автомобильләрнең 8 моделен, шул исәптән – 4 се төп һәм 3 се авыр йөк күтәрешле автомобильләрне серияләп чыгару үзләштерелә, «КамАЗ» автомобильләренә сервис хезмәте күрсәтү кертелә.

1983–1985 елларда СССР Госпланы рәисе урынбасары.

1985–1989 елларда көнкүреш приборлары, җиңел һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате өчен машиналар төзелеше министры.

1971–1980 елларда ТАССР, 1979–1989 елларда СССР Югары Советлары депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Ленин, Октябрь Революциясе, өч Кызыл Байрак һ.б. орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

КамАЗ: Каким он будет? // Батыр на Каме: Год 1971–1972. Казань, 1972.

КамАЗ – главная стройка // КамАЗ: Сборник. М., 1974.

Әдәбият

Рекмаль А. Сказание о КамАЗе. М., 1979.

Злобин А. Встреча, которая не кончается. М., 1981.