- РУС
- ТАТ
(Вәлишин Әһлиулла Хисмәт улы), Дан орденының тулы кавалеры (1944 елның 22 августы, 1945 елның 2 апреле, 1945 елның 27 июне), старшина
1923 елның 17 апреле, хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылы – 1960 елның 5 мае, шунда ук.
1934 елда Свердловск шәһәрендә 1 нче училищене тәмамлый.
«Уралмаш» заводында слесарь-җыючы булып эшли.
1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче гвардия танк бригадасының (4 нче танк армиясе 10 нчы гвардия танк корпусы) автоматчылар автобатальоны пулемётчысы. 1 нче Украина фронты гаскәрләре белән Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлин (1945) һәм Праганы (1945) азат итүдә катнаша. 1944 елның 27 июлендә Львов шәһәре, 1945 елның 20 гыйнварында Равич шәһәре (Польша), 1945 елның 16–17 мартында Нойштадт (Германия, хәзерге Прудник шәһәре, Польша) шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң туган авылында эшли.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Книга 1.
Добровольцы Урала. Свердловск, 1972; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1985. Книга. 5.
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.