Биографиясе

1881 елның 24 августы, Тамбов губернасы, Темников өязе Преображенский авылы – 1918 ел, Австро-Венгрия.

1907 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, 1910 елга кадәр Казан мәхкәмә палатасында хезмәт итә.

Авиация белән мавыгып, Франциягә китеп бара, анда 1910 елның августында Луи Блерионың авиация мәктәбен тәмамлый.

Ике самолёт сатып ала, бер төркем очучылар туплый һәм күрсәтмә очышлар белән Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгып китә. 1910 елда Казанга килә, Бөтенроссия һавада очу бәйрәмендә катнаша, Казан ипподромы өстендә очышлар ясый. Аңа «Беренче Казан очучысы» дигән көмеш жетон тапшырыла.

Очкыч белән идарә итүдә кыюлык һәм осталык күрсәтә, беренчеләрдән булып «Нестеров элмәге»н һәм башка югары пилотаж хәрәкәтләрен үзләштерә.

1910 елның декабрендә Елизаветполь – Тифлис (хәзер Тянджа, Тбилиси) шәһәрләре арасында беренче мәртәбә таулар өстеннән 200 км дан артык ара очып үтә.

Саратов, Царицын, Әстерхан, Тифлис, Баку, Ашхабад, Ташкент шәһәрләрендә күрсәтмә очышлар ясый.

Санкт-Петербург – Мәскәү (1911) һәм Санкт-Петербург – Мәскәү – Санкт-Петербург (1913) очышларында җиңүче була.

1911 елның октябрендә яңа очкыч сынаганда авариягә эләгә һәм каты яралана.

1912 елның июнендә яңадан Казанда чыгыш ясый.

1913 елдан С.С.Щетининның Санкт-Петербургтагы авиация заводында очучы-сынаучы булып эшли.

1914 елның языннан Петроград – Париж – Петроград очышына әзерләнә.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Разведка очышларының берсендә 1914 елның августында Львов шәһәре тирәсендә бәреп төшерелә һәм австриялеләр тарафыннан әсир итеп алына. Әсирлектә вафат була.

Хезмәтләре

В борьбе с воздушной стихией. М., 1912.

Әдәбият

Авиация в России. М., 1988.

Токарев С.Н. Хроника трагического перелёта. М., 1991.

Вениаминов Р.Г. Запас прочности // Казань. 1993. № 3–4.

Автор – Р.Г.Вениаминов