Биографиясе

1928 елның 4 февралендә Казанда туган.

1951 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, 747 нче заводта (хәзер Казан авиация җитештерү берләшмәсе) инженер-конструктор булып эшли.

1953–1955 елларда Норлат (хәзерге Зеленодольск) районы Ачасыр МТСнда баш инженер.

1955–1976 елларда Мәскәү вертолёт заводының 1 нче филиалында (Казан) инженер-конструктор, конструкторлык бүлеге җитәкчесе урынбасары, филиал җитәкчесе урынбасары.

1976–2000 елларда «Казан вертолёт заводы» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры.

Вәлишев Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17 вертолётлары төзүгә һәм серияләп җитештерүгә, аларны модернизацияләүгә һәм файдалануга тапшыруга, шулай ук производствоны яңадан җиһазландыруга зур өлеш кертә.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге машиналар төзү өлкәсендә яңа техника җитештерүне үзләштергәне өчен бирелә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән Авиация һәм космонавтика федерациясенең М.Л.Миль исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Обретение высоты // Казань. 1999. № 3/4.

Әдәбият

Морошек Е.М. На вертикальном взлёте. Казань, 1990.

Казанские вертолёты: полёт продолжается. Казань, 2000.