- РУС
- ТАТ
сәнәгать җитештерүен оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое (1971), техник фәннәр кандидаты (1970), ТАССРның атказанган нефтьчесе (1977)
1927 елның 27 феврале, БАССРның Мишкә районы Бабаев авылы – 2006 елның 5 октябре, Әлмәт шәһәре.
Уфа нефть институтын (1953) һәм Халык хуҗалыгы академиясен (1974, Мәскәү) тәмамлый.
1953–1977 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсендә: «Бөгелмәнефть» нефть промыселы идарәсенең бораулау мастеры, участок башлыгы, өлкән инженер, 1957–1962 елларда «Азнакайнефть» нефть промыселы идарәсендә баш инженер, 2 нче нефть промыселы мөдире, 1962–1965 елларда «Елховнефть», «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәләрендә башлык, 1965 елдан «Татнефть» җитештерү берләшмәсе башлыгы, 1976 елдан генераль директоры.
Ромашкино (Азнакай, Зеленогорск, Павлов мәйданнары) һәм Яңа Елховой нефть чыганакларын файдалануга тапшыруда катнаша. Ул җитәкчелек иткән елларда берләшмәдә нефть чыгару иң югары күләмгә җитә (1975 елда – 103,7 млн. т), һәм бу күрсәткеч берничә ел буе саклана.
1977 елдан Мәскәүдә: СССРның нефть сәнәгате министры урынбасары, 1985–1987 елларда Бөтенсоюз нефть һәм газ сәнәгатенең икътисад һәм идарә итүне оештыру фәнни-тикшеренү институты директоры, 1990 елдан «Энергосбережение» акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник коллективы җитәкчесе, 1992–1994 елларда «Норд-Вест» акционерлык җәмгыятенең директор урынбасары, вице-президенты.
Вәлиханов җитәкчелегендә Көнбатыш Себер, Коми АССР, Казакъстан, БАССР, Пермь һәм Оренбург өлкәләре һәм СССРның башка төбәкләрендә нефть чыганаклары үзләштерелә.
1963–1967 елларда ТАССР Югары Советы, 1966–1979 елларда СССР Югары Советы депутаты.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Фәнни хезмәтләре нефть, газ һәм газ конденсатлары чыганакларын өйрәнү мәсьәләләренә карый.
Уйлап табуга 17 авторлык таныклыгы бар.
Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Татария – крупнейший нефтегазодобывающий район Советского Союза // Нефтяное хозяйство. 1967. № 11.
Очаговое заводнение – эффективный метод интенсификации разработки.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.