- РУС
- ТАТ
инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995), ТАССРның атказанган механизаторы (1985), ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1993, 1995)
1949 елның 26 маенда Арча районы Мәмсә авылында туган.
1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1969–1989 елларда Арча районының К. Якуб исемендәге колхозында механизатор, бригадир, баш инженер, 1989 елдан «Ашытбаш» күмәк предприятиесе рәисе.
1997 елдан Арча, 1999 елдан Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, 2004 елдан «Ясная Поляна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.
Дәүләт бүләге фән һәм техника казанышларын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә бөртеклеләрдән югары уңыш алуга ирешкәне өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.