- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 17 октябре), рядовой
1922 ел, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Бакай авылы – 1944 елның 4 гыйнвары.
1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы колхозда эшли.
1942 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1031 нче укчы полк укчысы (60 нчы армиянең 280 нче укчы дивизиясе). Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков операциясендә (1943), Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша.
1943 елның 25 сентябрендә Днепрны кичкәндә һәм сул ярда плацдарм яулау өчен барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.
Туганицы авылы янындагы (Ленинград өлкәсе Гатчина районы) сугышта һәлак була.
Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.
Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Книга 1.
Шел парнишке в ту пору... Киев, 1985.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.