- РУС
- ТАТ
музей хезмәткәре, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982, 1986)
1931 елның 15 маенда Башкортстан АССР Янавыл районы Эткенә авылында туган.
1953–1963 елларда ТАССР Дәүләт музеенда эшли. 1971 елдан партия эшендә. 1978–1987 елларда ТАССР Дәүләт музее (1982 елдан ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее, 2001 елдан ТР Милли музее) директоры.
Вәлиева җитәкчелегендә музейның экспозицияләре яңартыла, матди базасы ныгытыла, аның филиаллары – Казанда һәм Яңа Кырлай авылында Г.Тукай музейлары, Казанда М.Җәлил һәм Ш.Камал музей-фатирлары, А.М.Горькийның Казандагы әдәби музее, Яшел Үзән шәһәрендә Халык иҗаты һәм этнография музее, Чистайда өяз шәһәре музее, Печищида Я.Купала музее, Түбән Кама музее һ.б. булдырыла. «Үткән сәхифәләрне барлаганда» («Страницы прошлого листая», 2005) китабы авторы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.