1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туган.

Мәскәү университетын тәмамлый (1978).

«Ленинец» (Уфа, 1970–1980), «Вечерняя Казань» (1980–1982), «Советская Татария» (1982–1991), «Известия Татарстана» (1991–1992, бүлек редакторы) газеталары редакциясе хезмәткәре.

1990–1995 елларда ТР Югары Советы депутаты.

1995–1999 елларда ТР халык депутаты.

«Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе (1996 елдан).

1992–1995 елларда ТР Югары Советы рәисенең 1 нче урынбасары.

1995–1999 елларда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

1999–2001 елларда ТР Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры.

2001 елдан ТР премьер-министры урынбасары.

2005 елдан ТР премьер-министры урынбасары – мәдәният министры.

2012 елдан – «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры.

Бу елларда мәдәни мирасны саклау өчен «Мирас» программасы эшләнә һәм гамәлгә ашырыла.

Ф.И.Шаляпин исемендәге опера, Р.Нуриев исемендәге балет сәнгате, төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивальләре, Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивале уңышлы үткәрелә.

Татар опера һәм балет, Татар драма, Яшь тамашачылар театрлары, ТРның Милли музее биналарын капиталь төзекләндерү һәм реставрацияләү буенча зур эшләр башкарыла.

Казан Кремлендә «Хәзинә» милли нәфис сәнгать галереясы ачыла, Казанның 1000 еллыгы бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар югары дәрәҗәдә үткәрелә.

2020 елдан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе.

РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты (2009 ел). Дуслык ордены, медальләр белән бүләкләнә.