Биографиясе

1925 елның 26 июне, Арча кантоны Айбаш авылы – 2009 елның июле.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1967).

1945–1960 елларда Югары Ослан, Ютазы, Бөгелмә районнары предприятиеләрендә эшли.

1960–1966 елларда СССР «Минмонтажстрой»ның 7 нче тресты монтажлау идарәсе башлыгы урынбасары, 1966–1972 елларда «Главтатстрой» берләшмәсе (Казан) башлыгы урынбасары.

1972–1983 елларда ТАССРның Министрлар Советы рәисе урынбасары.

1972–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.