Биографиясе

1930 елның 21 ноябре, Буа районы Иске Тинчәле авылы – 2000 елның 2 июне, Биектау районы Чабакса авылы.

1963 елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1953–1962 елларда Әлки районының «Энергетик» совхозы зоотехнигы, 1962–1964 елларда Казан ветеринария институтының уку-укыту хуҗалыгы директоры урынбасары, 1964–1967 елларда Чистай районының авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы, 1967–1970 елларда Чистай районының «Луч» җәнлек совхозы директоры, 1970–1993 елларда Питрәч районының «Кощак» җәнлек совхозы директоры.

Аның җитәкчелегендә куян, ак төлке, чәшке мехы җитештерүнең күләме арта, үсеш темпы күтәрелә, нутрия һәм янут үрчетү җайга салына. Совхоз тармакта иң яхшылар рәтенә баса, РФ һәм республика җәнлек асраучыларының тәҗрибә уртаклашу базасына әверелә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Сорокин Н.М. Колесо жизни. Казань, 1990.