- РУС
- ТАТ
инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1997), ТАССРның атказанган механизаторы (1985)
1940 елның 20 ноябрендә Чуаш АССРның Батыр районы Кыр Бикшиге авылында туган.
1957 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Апас районында эшли: 1970–1971 елларда «Сельхозтехника»ның Фёдоровский бүлегендә инженер, баш инженер, управляющий, 1971–1986 елларда авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
1986–2002 елларда «Татрапс» акционерлык җәмгыятенең Казан филиалы директоры.
2003 елдан Казан май-экстракцион заводы төзелеше генераль директоры консультанты.
Дәүләт бүләге рапс җитештерү, эшкәртү һәм аннан файдалануның икътисади нигезләрен һәм фәнни дәлилләнгән технологиясен эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.
«Почёт билгесе» ордены, медаль, ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Масличные культуры: Производство и переработка. Казань, 2000 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.