Биографиясе

1886 ел, Урал өлкәсе Көнгер шәһәре – 1940 ел, Мәскәү.

Казан сәнгать мәктәбендә укый (1904–1908), Җирле сәнәгать халык комиссариаты институтын тәмамлый (1930 еллар, Мәскәү).

1900 еллар башында «Шимбә» театр түгәрәге эшендә катнаша. Төрек язучысы Н.Кәмалның «Кызганыч бала», «Гыйшык бәласе», Г.Ильясиның «Бичара кыз» пьесалары буенча куелган спектакльләрнең бизәлешен эшли.

1908–1910 елларда Т.Д.Швецовның чәй фирмасы коммивояжеры, 1910–1912 елларда Россия-Америка «Треугольник» ширкәтенең резина мануфактурасы фирмасында сәүдә вәкиле, 1912–1915 елларда Ш.Әсәдуллаевның Мәскәүдәге нефть сәнәгате фирмасында хисапчы ярдәмчесе.

1915–1917 елларда Н.Г.Вахитов Россия армиясендә хезмәт итә (1917 елда 95 нче укчылар запас полкының 12 нче мөселман ротасы командиры). Казанда Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша.

1918–1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, рәис урынбасары, 1921–1922 елларда Кызыл Армия штабында Көнчыгыш бүлеге башлыгы, Көнчыгыш мәсьәләләре буенча консультант, оештыру идарәсе комиссары ярдәмчесе.

1922 елда ТАССР Халык комиссарлары советында; 1922–1924 елларда сәүдә оешмаларында эшли, 1924–1926 елларда Татарстан банкы идарәсе рәисе.

1927–1929 елларда РСФСР Бөтенроссия үзәк башкарма комитетында ТАССР вәкиле. 1930 елда ВКП(б)ның Төньяк-Көнчыгыш өлкәсенең Кузнецк округы Чаадаев райкомының 1 нче секретаре.

Соңыннан Казанда һәм Мәскәүдә хуҗалык эшендә.

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.

Насыров Т. Вахитов Н.Г. // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.