- РУС
- ТАТ
хокук белгече, юридик фәннәр кандидаты (1998), ТАССР һәм РФнең атказанган хокук белгече (1989, 1997)
1947 елның 28 мартында Үзбәкстан ССРның Әндижан шәһәрендә туган.
Казан университетын тәмамлый (1970).
1969–1970 елларда Тәтеш районы прокуроры ярдәмчесе.
1972–1976 елларда Казанның Киров районы прокуратурасы тикшерүчесе, прокуроры.
1976–1984 елларда ТАССР Прокуратурасында прокурор.
ТР халык депутаты (1990–2000).
1992–1995 елларда ТР Югары Советының закон, хокук саклау тәртибе, кеше хокукы һәм өстәмә хокук мәсьәләләре даими комиссиясе рәисе, 1995–2000 елларда ТР Дәүләт Советының законнар чыгару, закон, хокукый тәртип һәм депутат этикасы мәсьәләләре даими комиссиясе рәисе.
2000 елдан ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Хезмәтләре халыкара һәм гуманитар хокук буенча тикшеренүләргә карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Татарстанда җинаятьчелеккә каршы көрәш чаралары // Казан утлары. 1996. №7.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары һәм хокукый дәүләт төзү // Идел. 1996. №10.
Федерализм: Проблемы соблюдения прав и свобод личности // Современный федерализм: опыт и перспективы. Казань, 1996.
Реальный федерализм как фактор стабильности российского общества // Московский журнал международного права. 1999. №1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.