- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган төзүчесе (1968)
1907 елның 15 июне, Түбән Новгород губернасы Дубенщино авылы — 1984 елның 4 феврале, Казан.
1919–1923 елларда «Красный печатник» басмаханәсендә эшли (Казан).
1925–1930 елларда югары типтагы Казан индустрия техникумында (1929 елдан — Казан политехник институты) укый, бер үк вакытта «Татарстан төзелеш берләшмәсе»ндә эшли.
1931 елдан Энгельс шәһәрендә һәм Белоруссия Хәрби округында хәрби төзелештә.
1937 елда нахакка гаепләнеп кулга алына. 1940 елда, азат ителгәннән соң, Казанга кайта.
1940–1957 елларда 14 нче төзелеш трестында, трест җитәкчесе (1943 елдан).
1957 елда Татарстан икътисади административ район ХКСның Төзелеш индустриясе, урман һәм агач эшкәртү сәнәгате идарәсе башлыгы.
1957–1965 елларда Халык депутатларының Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе.
1965–1966 елларда ТАССР коммуналь хуҗалыгы министры.
1966–1969 елларда Татарстан «Татстрой» җитештерү төзелеш-монтаж берләшмәсе башлыгы.
1970–1978 елларда СССР Сәнәгать төзелеше министрлыгының «Главтатстрой» төзелеш эшләре баш идарәсе башлыгы урынбасары; 1978–1984 елларда «Главтатстрой» планлаштыру-икътисади идарәсе башлыгы урынбасары.
Тунаков Казанның капиталь, торак һәм мәдәни-көнкүреш төзелеше үсешенә зур өлеш кертә.
ТАССР (1967–1971) һәм РСФСР (1959–1967) ЮСлары депутаты.
Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Казандагы бер урам Тунаков исемен йөртә.
Казань сегодня и завтра. К., 1960.
Таким он запомнился: К девяностолетию Т.Д.Тунакова. К., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.