Биографиясе

1917 елның 5 декабре, Франция – 1978 ел.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Тирлемон шәһәрендә (Бельгия) фашистларга каршы хәрәкәттә катнаша: хыянәтчеләр исемлеген төзи, яшерен газета тарату белән шөгыльләнә.

1942 елда гестапо тарафыннан кулга алына. Төрмәгә ябыла. Берлиндагы Моабит төрмәсендә татар хәрби тоткыннарының яшерен төркеме активисты М.Җәлил белән бер камерада утыра (шулай ук кара: «Җәлилчеләр төркеме»). 1944 елда М.Җәлил үтенече белән шагыйрьнең тоткынлыкта иҗат иткән шигырьләренең кулъязма тупланмасын («Моабит дәфтәре») саклап кала. М.Җәлилнең «Яңа ел теләкләре» шигыре Тиммерманска багышланган:

Бу яңа ел безгә татлы ирек
Һәм бәхетле яшәү китерсен!
Ул салдырсын кулдан богауларны!
Һәм күзләрдән яшьне киптерсен!

Мәхкәмә карары белән Тиммерманс 5 елга каторгага хөкем ителә. М.Җәлилнең дәфтәрен ул өенә җибәреп өлгерә; сугыштан соң аны Брюссельдәге совет дипломатларына тапшыра.

1956 елда язучы К.Симонов белән очраша. 1956 елның 13 октябрендә «Литературная газета» битләрендә басылган әлеге әңгәмәнең язмасы М.Җәлилнең гестапо төрмәсендәге тормышы турында кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булып тора.

1957 һәм 1966 елларда Тиммерманс Советлар Союзында булып китә. Совет хөкүмәте тарафыннан «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Симонов К. Сосед по камере // Воспоминания о Мусе Джалиле. Казань, 1966.

Мустафин Р.А. По следам оборванной песни. Казань, 2004.

Авторы И.Р.Вәлиуллин