Эчтәлек

Биографиясе

1946 елның 28 февралендә Вологда өлкәсенең Белозёрск шәһәрендә туган.

Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1974). Хезмәт эшчәнлеген 1962 елда Петрозаводск мебель комбинатында столяр-җыючы булып башлый.

1969–1971 елларда Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтының Татарстан кичке факультетында эшли (Әлмәт шәһәре).

1970–1973 елларда, 1976–2007 елларда «Татнефть» акцинерлык җәмгыятендә: берләшмәнең үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең бораулау бүлегендә өлкән инженер, «Ямашнефть» НГДУында хезмәтне саклау һәм техник куркынычсызлык бүлеге башлыгы, акцинерлык җәмгыятенең хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы (1989 елдан). 1973–1976 елларда ачык нефть һәм газ фонтаннарының барлыкка килүен алдан кисәтү һәм бетерү буенча Әлмәт хәрбиләштерелгән отряды инженеры.

Дәүләт бүләге Татарстанның көньяк-көнчыгышында табигатьне саклау чараларын планлаштыру һәм гамәлгә кертү максаты белән геомәгълүмат системаларын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә. Медальләр белән бүләкләнә.