Биографиясе

1912 елның 15 марты, Пермь өлкәсенең Уинск районы Чайка авылы — 1978 елның 6 октябре, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсе Югары Чирчик районы Паркент авылы.

Свердловск педагогика техникумын (1934), Горький хәрби-сәяси училищесен (1945) тәмамлый.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 229 нчы укчы полкта батальон командирының сәяси эшләр буенча урынбасары (13 нче армиянең 8 нче укчы дивизиясе). Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Гомель-Речица (1943) һәм Висла-Одер һөҗүм операцияләрендә (1945) катнаша.

Югары Жары авылы (Украина ССР, Гомель өлкәсе Брагин районы) янында Днепр елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. 1943 елның 22 сентябрендә бер төркем сугышчылар белән дошман уты астында елганы кичеп чыга, плацдармны яулап ала һәм, аны ныгытып, совет гаскәрләре кичүенә юл ача.

1946 елдан запаста. Паркентта административ-хуҗалык эше белән шөгыльләнә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Паркентта бер урам Л.С. Сибгатуллин исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин