Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
корабльләр төзүче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1949)
1914 елның 1 мае, Түбән Новгород — ?
Горький индустриаль институтын тәмамлаганнан соң (1938), Суднолар төзү сәнәгате министрлыгының Үзәк КБда (Горький шәһәре) эшли: инженер, баш конструктор урынбасары (1938–1949), әйдәп баручы конструктор (1957–1966), баш конструктор (1966–1972), проектларның баш конструкторы — 1 нче категорияле конструктор (1972–1981).
1949–1957 елларда Зеленодольск суднолар төзү заводының Үзәк КБда баш конструктор урынбасары.
Дәүләт бүләге корабльләрне агымлы-позицион төзү проектын эшләгәне өчен бирелә. Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.