Биография

1924 елның 8 сентябре, Украина ССР Донецк губернасы Луганск районы Изварино поселогы – 1943 елның 9 феврале, Ворошиловград өлкәсе Ровеньки шәһәре.

Шахтер гаиләсендә туа. 1927 елда аның гаиләсе Краснодон шәһәренә күченә. Мәктәптә С.Г.Тюленин белән бергә укый. Бөек Ватан сугышы башында шәфкать туташлары курсларын тәмамлый, госпитальдә эшли. 1942 елның февралендә ВЛКСМ га керә. 1942 елның апрелендә Краснодон шәһәре комсомол район комитеты Шевцованы Ворошиловградтагы партизаннар һәм подпольщиклар әзерләү мәктәбенә укырга җибәрә, анда ул радистка белгечлеге ала.

1942 елның җәендә, мәктәпне тәмамлаганнан соң, оккупацияләнгән Ворошиловградтагы яшерен төркемнәрнең берсендә элемтә өчен калдырыла. Август уртасында яшерен очрашу фатирының ачылуы нәтиҗәсендә кулга алу куркынычы барлыкка килә, һәм Шевцова Краснодонга кайтырга мәҗбүр була, анда ул яшьләрнең яшерен төркеме белән элемтә урнаштыра һәм "Яшь гвардия" оешмасының актив катнашучысы, ә аннары аның штаб әгъзасы була. Шевцова листовкалар тарата, разведка алып бара, медикаментлар таба. С.Г.Тюленин һәм В.Д.Лукьянченко белән бергә 1942 елның декабрендә хезмәт биржасына ут төртүдә катнаша, шуннан соң клубка кайта, анда немец офицерларының игътибарын янгыннан читкә юнәлтү өчен җырлый. Бу операция Краснодон районының ике меңгә якын егет һәм кызын Германиягә алып китүдән коткарып кала. Штаб заданиесе буенча партизаннар белән элемтә урнаштыру өчен берничә тапкыр Ворошиловградка, Каменскига һәм башка торак пунктларга бара.

1943 елның 8 гыйнварында Шевцова кулга алына, каты җәзалауларга дучар ителә. 31 гыйнварда Д.У.Огурцов, С.М.Остапенко һәм В.Ф.Субботин белән көчәйтелгән сак астында Ровеньки шәһәрендәге округ жандармериясенә китерелә. 1943 елның 9 февралендә, җәзалаулардан һәм мыскыллаулардан соң, шәһәр читендәге Шаулы урманда атып үтерелә. Ровеньки шәһәренең үзәгендә "Яшь гвардия" исемендәге скверда нацизм корбаннарының туганнар каберлегендә җирләнә.

Истәлеге

Шевцова – А.А.Фадеевның "Яшь гвардия" романы (1946) һәм С.А.Герасимовның шул ук исемдәге кинофильмы (1948) һәм Л.И.Пляскинның телесериалы (2015) героинясы.

Россиянең күп шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да аның исеме белән урамнар атала.