Биографиясе

1882 елның 25 октябре, Вятка губернасы, Алабуга өязе Барҗы авылы — 1942 елның 17 июле, Казакъстан ССР.

Авыл хуҗалыгы мәктәп-интернатын тәмамлый (Семипалатинск өлкәсенең Павлодар шәһәре, 1903).

Урта Азиядәге 1916 елгы баш күтәрүдә һәм Себердә, Төркестанда, Казакъстанда (Күкчәтау, Павлодар шәһәрләре) Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша.

1919 елда Омск губернасының Атбасар өязе хезмәт комиссары, башкарма комитеты рәисе.

1920 елдан Акмулла губернасы (Казакъстан) революцион комитеты әгъзасы, башкарма комитеты рәисе.

1924–1932 елларда Эмба промыселы (Казакъстан) идарәчесе, «Эмбанефть» тресты (Мәскәү) идарәсе рәисенең урынбасары; Совет-Иран «Вевир-Хуриан Лиматед» АҖнең директор-инспекторы (1932–1934), Көньяк Казакъстанда СССР Тышкы сәүдә халык комиссариаты вәкиле.

1935–1937 елларда Казакъстан КП ҮК каршындагы Партия тарихы институтының өлкән фәнни хезмәткәре. 1937 елдан «Эмбанефть» тресты Эмба нефть промыселы һәм геология разведкасының Доссор тирән скважинасы конторасы мөдире.

«Алтыбасар» (1926), «Рузи Иран», «Канунсызлык» (икесе дә — 1935), «Ләйлә» (1937) повестьлары, «Баш күтәрү алдыннан», «Массакүләм баш күтәрү», «Алабас» (барысы да — 1936), «Улкейек ярында», «Тайшим Орысулы» (икесе дә — 1937) очерклары, «Шәһәргә чыгу», «Ерден күле» (икесе дә — 1929), «Камен» (1935), «Жаубасар» (1936) хикәяләре һ.б. авторы. «Бикбулат» повесте чынлыкта булган вакыйгаларга нигезләнә: Бикбулатның прототибы — Тургай даласында рус колонизаторларына каршы кузгалган казакъ милли азатлык күтәрелешенең юлбашчысы казакъ милли каһарманы Амангилде Иманов.

1941 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият   

Нургалиев Р.Н. Сабыр Шарипов. А.-А., 1961; 

Казахская ССР: Краткая энцикл. А.-А., 1991; 

Алматы: Энцикл. Алматы, 1996.