Биографиясе

1916 елның 15 октябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе, хәзер Лениногорск районы Шөгер авылы — 2010 елның 4 гыйнвары, шунда ук.

Шөгер районында — Микоян исемендәге совхозда (1932–1937), битум заводында (1946 елдан) эшли.

«Үзәк» колхозы рәисе (1948 елдан).

1950–1974 елларда «Елховнефть» НГДУда: моторист, бораулау цехы машинисты, җиһазларны ремонтлау буенча слесарь, нефть чыгару операторы (1958 елдан), мастер (1967 елдан). Беренчеләрдән булып бер сменада 10–12 нефть скважинасына хезмәт күрсәтүне үзләштерә.

Герой исеме нефть чыгаруда җидееллык план (1959–1965) йөкләмәләрен үтәгәндәге казанышлары һәм югары техник күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

Профсоюзлар һәм ВЦСПС съездлары делегаты (1968, 1972).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

СССРның мактаулы нефтьчесе.

Истәлеге

Әлмәттә Геройлар аллеясында бюст, Иске Шөгер авылында барельеф куелган

Шөгернең мәктәп музеенда Геройга багышланган экспозиция оештырылган.

Әдәбият   

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.

Автор — М.Җ.Гаитов