- РУС
- ТАТ
агроном-селекция белгече, РСФСРның атказанган агрономы (1946)
1898 елның 22 декабре, Казан губернасы, Зөя өязе Кошман авылы — 1947 елның 5 ноябре, Казан.
Казан укытучылар мәктәбен (1920), Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын (1926) тәмамлый.
1920–1924 елларда ТАССР ҮБКда статист булып эшли.
1926–1931 елларда ТАССР Игенчелек халык комисс-тында болынчылык буенча белгеч, орлыкчылык буенча өлкән белгеч.
1931–1947 елларда Казан селекция станциясендә үләннәр селекциясе төркеме мөдире.
Болын клеверының «Казан 1» (1938), люцернаның «Казан 36» (1938), «Казан 64/95» (1942), болын тимофеевкасының «Казан» (1956) районлаштырылган сортлары авторы.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.