- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, техник фәннәр кандидаты (1966), СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1951)
1909 елның 8 марты, Пермь шәһәре — 1993 ел, Казан.
Казан мех техникумын (1929), Казан университетын (1936), СССР җиңел сәнәгатенең икееллык югары курсларын (Мәскәү, 1966) тәмамлый.
1929–1960 елларда (бүленеп) Казан мех комбинатында (хәзер «Мелита» АҖ): мастер, цех башлыгы, смена инженеры, җитештерү бүлеге мөдире, үзәк химия лабораториясе башлыгы, 2 нче фабрикада җитештерү мөдире, комбинатның баш инженеры (1953 елдан).
СССР Дәүләт бүләге мех эшкәртү һәм буяуның катнаш ысулларын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә, бу мехның сыйфатын яхшыртырга, эшкәртү циклын 36 дан 26 җитештерү поцессына кыскартырга, җитештерү мәйданчыкларын, җиһазларын һәм 60% эшче көчне бушатырга мөмкинлек бирә.
1960–1979 елларда ВЦСПСның Бөтенсоюз хезмәтне саклау фәнни-тикшеренү институты директоры.
Автор — Г.Я.Мәүлетова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.