Биографиясе

1929 елның 19 гыйнвары, Бөгелмә кантоны, хәзер Азнакай районы Тымытык авылы — 1991 елның 21 феврале, шунда ук.

ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының колхоз рәисләре әзерләү буенча Татарстан урта авыл хуҗалыгы мәктәбен (Казан, 1956), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1970) тәмамлый.

1942–1991 елларда Азнакай районында эшли: «Авангард» колхозында, «Тельман» исемендәге колхозда агроном (1956 елдан), «Авангард» колхозы парткомы секретаре (1957 елдан), «Кызыл Байрак» (1961 елдан) һәм «Авангард» (1967 елдан) колхозларында агроном.

Бөртекле культураларның — арыш («Чулпан»), бодай («Мишә 2», «Московская 35»), карабодай («Майская», «Идел», «Казанская крупнозернистая», «Краснострелецкая»), арпаның («Московский 2»), кузаклыларның — борчак («Труженик»), виканың («Льговская 60») яңа югары уңышлы сортларын таратуга зур өлеш кертә.

Карабодай уңышы 500 га мәйданда 1 га дан 22,6 ц тәшкил итә (1982).

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. «Авангард» колхозының мактаулы колхозчысы (1982).

Истәлеге

1991 елда колхозның җиләк-җимеш бакчасы Шәмсимөхәммәтов исеме белән атала.

Автор — И.Н.Афанасьев