Биографиясе

1921 елның 10 марты, Мамадыш кантоны Түбән Ушма авылы — 2005 елның 28 августы, Түбән Кама.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1968), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1952) тәмамлый.

Мамадыш МТСнда тракторчы булып эшли (1937 елдан), «Мамадыш» совхозында бүлек идарәчесе (1948 елдан), «Агробаза» колхозында партком секретаре (1949 елдан), Мамадыш район башкарма комитеты рәисе урынбасары (1952 елдан), КПССның Дөбъяз (1953 елдан), Мамадыш (1955 елдан) район комитетлары секретаре, Мамадыш район башкарма комитеты рәисе (1956 елдан), Түбән Кама районының «Прикамский» (1959 елдан), «Ватан» (1968 елдан), «Түбән Кама» (1970–1991) совхозлары директоры.

Шакиров җитәкчелегендә хуҗалык югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә: «Прикамский» совхозы КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл Байрагы, «Ватан» совхозы 5 тапкыр СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл Байрагы, «Түбән Кама» совхозы 3 тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.                

Автор — И.Н.Афанасьев