Эчтәлек

Биографиясе

1941 елның 26 ноябре, Мамадыш районы Түбән Ушма авылы — 2013 елның 30 мае, Лаеш районы Сокуры авылы.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1965), Арча районының «Северный» совхозында бөртеклеләр бүлегендә идарәче, өлкән агроном (1969 елдан), орлыкчылык совхозы идарәчесе (1976 елдан), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында фәнгә хезмәт күрсәтү цехы башлыгы (1977 елдан) булып эшли.

Дәүләт бүләге ТРда сәламәтләндерелгән нигездә бәрәңге орлыкчылыгы системасын эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашканы өчен бирелә.