Биографиясе

1894 елның 6 феврале, Уфа шәһәре – 1939 елның 10 ноябре.

1915 елга кадәр С.С.Сәетгалиев Уфа, Чиләбе, Омск, Саратов, Оренбург һ.б. шәһәрләрдә эшли.

1915 елда Россия армиясенә хәрби хезмәткә алына, 126 нчы запастагы пехота полкының саперлык эше инструкторы.

1916 елдан революцион эшчәнлектә катнаша. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң С.С.Сәетгалиев – полк советы әгъзасы, Екатеринбург Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан советы әгъзасы, мөселман гаскәриләренең гарнизон комитеты рәисе.

1917 елның июль аенда С.С.Сәетгалиев – мөселман гаскәриләренең беренче корылтаен оештыруны башлап йөрүче (Екатеринбург); Урал өлкәсенең мөселман хәрби советы рәисе. Икенче Бөтенсоюз мөселман хәрби корылтаенда катнашучы (Казан, 1918).

1918–1919 елларда Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасында милләтләр эше буенча комиссар, Россия коммунистлар партиясенең (РКП(б)) Уфа губерна комитетында Татар-башкорт бюросы әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге каршында мөселман хәрби-сәяси курслар укытучысы.

1919 елның ноябрендә С.С.Сәетгалиев – Шәрекъ халыклары коммунистлар оешмаларының (КОНВ) икенче корылтае делегаты, РКП(б)ның Үзәк комитеты каршындагы КОНВның Үзәк бюросы рәисе итеп сайлана.

1920 елның гыйнварында С.С.Сәетгалиев Эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы ТАССР чикләрен өйрәнү һәм билгеләү комиссиясе составына, 1920 елның май аенда ТАССР оештыру мәсьәләсе буенча хакимият комиссиясе составына кертелә.

1920–1921 еллырда Вакытлы революцион комитет, соңрак ТАССР Халык комиссарлары советының беренче составы рәисе.

С.С.Сәетгалиев дәверендә «Татар телен республика совет учреждениеләренең эш кәгазьләренә кертү турында» Декреты кабул ителә (1921).

1921–1924 елларда Кырым АССРның Халык комиссарлары советы рәисе, 1923 елда милли республикалар җаваплы хезмәткәрләре катнашындагы РКП(б) Үзәк комитетының дүртенче киңәшмәсендә була.

1924–1926 елларда Эшче-крәстиян инспекциясе Үзәк контроль комиссиясенең финанс-бюджет һәм авыл хуҗалыгы секцияләре җитәкчесе.

1926–1928 елларда Коммунистлар академиясе каршындагы курсларда укый. 1928–1931 елларда Бөтенсоюз «Тепло и сила» тресты җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.

1931–1933 елларда СССРның Хезмәт халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы.

1933–1937 елларда Рязань – Урал тимер юлы Саратов бүлекчәсенең сәясәт бүлеге башлыгы.

Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты һәм СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

Нахак репрессия корбаны. Акланган.

Истәлеге

Казандагы бер урам һәм мәдәният йорты С.С.Сәетгалиев исеме белән атала.

Әдәбият

Сайдашева М.А. Саид-Галиев Сахибгарей // Борцы за счастье народное. Казань., 1967.

Автор – М.А.Сәйдәшева