- РУС
- ТАТ
Инженер-механик, Казан төгәл машиналар төзү заводы директоры (1957–1974), Социалистик Хезмәт Герое (1971)
1914 елның 18 ноябре, Пенза губернасы Городище шәһәре – 1994 елның 29 сентябре, Казан.
Хезмәт эшчәнлеген 1932 елда М.В.Фрунзе исемендәге Пенза машиналар төзү заводында өлгече-токарь буларак башлый.
Ленинград механика институтын тәмамлаганнан соң (1940), М.И.Калинин исемендәге Ленинград машиналар төзү заводына җибәрелә.
1941 елның октябрендә завод белән бергә Казанга эвакуацияләнә; өлкән мастер, цех башлыгы урынбасары, җыю цехы башлыгы (1946 елдан), баш инженер (1953–1957) булып эшли.
1950–1953 елларда партия эшендә.
1941 елда җыю цехындагы өлкән мастер К.А. Сергиевский участогы башлап эшкә керешә. Аның җитәкчелегендә предприятиедә нигездән реконструкция уздырыла, яңа производстволар оештырыла, җиһазлар яңартыла, катлаулы радиоэлектроника һәм оптика эшләнмәләре җитештерелә башлый.
Герой исеме төгәл машиналар төзү үсешенә керткән зур өлеше өчен бирелә.
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.