- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 10 апреле), өлкән сержант
1915 елның 27 июле, Казан губернасы, Лаеш өязе Емельяново авылы, хәзерге Лаеш районы — 1974 елның 3 ноябре, Казан.
Туган авылында колхозда, соңыннан Яшел Үзән шәһәрендә агач эшкәртү заводында, 1938 елдан Казанда В.В.Куйбышев исемендәге кинотасма фабрикасында эшли.
1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче Украина фронты составындагы 15 нче аерым моторлаштырылган 6 нчы понтон-күпер бригадасы понтон-күпер батальонында саперлар отделениесе командиры.
Штейнау шәһәре (хәзерге Сьцинава шәһәре, Польша) янында Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1945 елның 29 гыйнварында сугыш техникасын һәм хәрби йөкләрне елганың икенче ярына чыгаруда катнаша. 30 гыйнварда Сергеев расчеты тиз арада күпер сала. Беренче тәүлектә үк күпердән елга аша берничә частьне техникасы белән үткәреп, һөҗүм операциясе өчен плацдарм яуларга, порт һәм шәһәрне алырга мөмкинлек тудыра.
Сугыштан соң демобилизацияләнә.
Казан вертолет заводында слесарь-җыючы булып эшли.
Ленин ордены, Октябрь революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Герой бюсты, Емельяново авылында һәйкәл, Урта Девятово авылында бюст һәм стела урнаштырыла.
Казанда һәм Урта Девятово урамнарына аның исеме бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 636, 640, 652,653, 677;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 143.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.