- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (13.11.1944, 21.2.1945, 31.5.1945), өлкән сержант
1915 елның 12 июле, Казан губернасы, Чистай өязе Чистай Выселкасы авылы — 1998 елның 9 феврале, Чистай шәһәре.
Суднолар ремонтлау заводында эшли. 1937–1939 елларда һәм 1942 елдан Кызыл Армия сафларында.
1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танкка каршы ата торган мылтык взводы отделениесе командиры, 1086 нчы укчы полкның укчы ротасында взвод командиры ярдәмчесе (3 нче армиянең 323 нче укчы дивизиясе). Брянск, Үзәк һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Орёл (1943), Гомель-Речица (1943), Белоруссия (1944) һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 24 июнендә Друть елгасы буенда Озераны авылы (Гомель өлкәсе Рогачёв районы) янында дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә: гаскәр белән елганы кичеп чыккач, беренчеләрдән булып дошман траншеясына бәреп керә, дошманның ике солдатын юк итә, өчесен әсир ала һәм батальон штабына алып кайта.
1944 елның 17 апрелендә Семёнов җитәкчелегендәге взвод Фюрстенберг шәһәреннән (Германия) төньяктарак беренчеләрдән булып Одер елгасын кичеп, дошман траншеясын ала, пулемёт расчётын сафтан чыгара, Семёнов үзе, траншеяга бәреп кереп, дистәдән артык дошман солдатын юк итә.
1945 елның 14 гыйнварында, Висла елгасы ярында (Юзефув шәһәреннән 15 км төньяктарак, Польша) каршы як оборонасын өзү өчен барган бәрелештә дошман тылына үтеп кереп, аның 3 пулемёт ноктасын, 1 автомашинасын юк итә һәм 2 тубын кулга төшерү өчен мөмкинлек ача.
1945 елның 30 апрелендә Бухгольц шәһәренә (Германия) керү юлындагы сугыш барышында ике сугышчы белән бергә гранаталар белән дошман расчётын һәм штурм коралларын сафтан чыгара, контрһөҗүмгә каршы торганда сафтан чыккан командирны алыштырып, автомат уты белән дошманның күпләгән солдатын һәм офицерын юк итә.
1945 елда демобилизацияләнганнан соң туган авылында, соңрак Чистай шәһәрендә яши, трикотаж фабрикасында мастер ярдәмчесе булып эшли.
1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.