Биографиясе

1932 елның 4 июле, Оренбург өлкәсенең Секретарский районы Русская Дымка авылы – 9 февраля 2001 г., Әлмәт шәһәре.

Лениногорск нефть техникумын тәмамлый (1966 г.). «Бөгелмәнефть» трестының нефть промыселларында (1949–1954 елларда), «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә (1957–1961 еллар) нефть һәм газ чыгару операторы булып эшли.

1961–1989 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Сөләйнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә: оператор, мастер, өлкән инженер, кадрлар бүлеге, инженерлык-технология хезмәте башлыгы.

Герой исеме нефть чыгару буенча 7 еллык (1959–1965 еллар) планны уңышлы үтәгәне һәм нефть чыгару сәнәгате үсешенә керткән хезмәте өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Лениногорск шәһәренең Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясында П.Ф.Савельев бюсты куелган.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.