Биографиясе

1962 елның 8 сентябрендә Лениногорск шәһәрендә туган.

Лениногорск нефть техникумын (1982), Ульяновск политехник институтын (1992) тәмамлый. 1982 елдан «Татнефть» акционерлык җәмгыятендә эшли: контроль-үлчәү приборлары һәм цех автоматикасы буенча слесарь, инженер-программист, әйдәп баручы инженер (1993 елдан), «Иркеннефть» нефть-газ чыгару идарәсендә баш инженер урынбасары (1998 елда), хисаплау техникасын автоматлаштыру һәм контроль-үлчәү приборлары бүлеге башлыгы урынбасары (1998 елдан), «ТатАСУнефть» идарәсе башлыгы (2002 елдан).

Дәүләт бүләге автоматлаштырылган проектлау технологияләре нигезендә нефть чыганакларын эшкәртү белән идарә итү алымнары булдыруда һәм сәнәгатьтә кулланылышка кертүдә катнашуы өчен бирелә.

Хезмәтләре

Построение интегрированной телемеханической системы НГДУ «Иркеннефть» // Геология, разработка и эксплуатация Абдрахмановской площади: Сб. науч. трудов. Уфа, 1997. Вып. 1 (автордаш).

Проект внедрения многоуровневой АСУТП ДИСК-110 и ПроТок АО «ТАТНЕФТЬ» // Нефтегаз. 2000. № 4 (автордаш); Имитационное исследование системы сервисного обслуживания средств вычислительной техники и программного обеспечения АО «Татнефть» // Автоматизация в промышленности. 2007. № 3 (автордаш).