Биографиясе

1926 елның 11 ноябре, Минзәлә кантоны, хәзер Актаныш районы Михайловка поселогы – 1981 елның 26 сентябре, шунда ук.

Хезмәт эшчәнлеген 1942 елда Актаныш районының «Чишмә» колхозында башлый, 1945–1981 елларда бригадир, ферма мөдире. А.Л.Сальников җитәкчелегендәге бригада, үсемлекчелек һәм терлекчелектә алдынгы технологияләрне кулланып, авыл хуҗалыгы культуралары уңышын күтәрүгә һәм терлекчелек продуктлылыгын 2 тапкыр арттыруга ирешә.

Герой исеме бөртекле ашлык җитештерү һәм әзерләүдә ирешелгән уңышлары һәм техникадан нәтиҗәле файдаланганы өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980. Кн. 1.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.