Биографиясе

1954 елның 15 сентябрендә Азнакай районы Буралы авылында туган.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1978), Горький автомобиль заводында эшли.

1979–1985 елларда «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендә: инженер-технолог, участок башлыгы, агрегат заводы цехында смена башлыгы.

1985–1990 елларда партия эшендә.

1990 елдан «АлАЗ» ҖБ» акционерлык җәмгыятендә: автоагрегат заводында директор урынбасары (1990 елдан), станоклар төзелеше заводында директор (1992 елдан), директор урынбасары (2002 елдан).

Дәүләт бүләге нефть һәм газ скважиналарын үзләштерү һәм ремонтлау өчен югары технологияле күтәрү агрегатлары (50 һәм 80 т йөк күтәрешле) эшләгәне һәм җитештергәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.