- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (1944 елның 8 мае, 1944 елның 6 сентябре, 1945 елның 29 июне), старшина
1910 елның 28 феврале, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Октябрь авылы – 1956 елның 23 июле, Мамадыш районы Дусай авылы.
1922 елдан Дусай авылында яши.
Колхоз рәисе булып эшли.
1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 574 нче укчы полкында миномет ротасы расчеты командиры (38 нче армиянең 121 нче укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Донбасс оборона операциясендә (1942), Воронеж-Кастория (1943), Житомир-Бердичев (1944) һәм Львов-Сандомир (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 24 мартында Волковцы торак пункты (Чортков шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак, Украина ССР) янында контрһөҗүмне кире кайтарганда батырлык күрсәтә: автоматы белән дошманның 4 солдатын, миномет ноктасын һәм расчетын юк итә; 1944 елның 24 июлендә Дунаево авылы өчен сугышта (Львов шәһәреннән көньяктарак) Б.М.Салихов җитәкчелегендә расчет дошманның пулемет ноктасын һәм бер взводтан артык солдатын юк итә, 2 йөк автомашинасын сафтан чыгара; 1945 елның 15 гыйнварында Петрувка торак пункты (Кросно шәһәреннән көнбатыштарак, Польша) янында дошманның 2 пулемет ноктасын, сугыш кирәк-яраклары олавын һәм 10 солдатын юк итә. Сугышчыларны Бельско-Бяла шәһәренә (Польша) күчергәндә, Б.М.Салихов расчеты пехота сафларында була һәм, ут ачып, укчы подразделениегә юлны чистарта. Бу сугышларда расчет дошманның бер отделениедән күбрәк җанлы көчен һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән 4 олавын, автомашинасын юк итә.
1945 елда демобилизацияләнә.
Дусайга кайтып, колхоз рәисе булып эшли башлый.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
1945 елда Җиңү парадында катнаша.
Дусай авылында Б.М.Салиховка һәйкәл куела, урта мәктәп аның исемен йөртә.
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.