Биографиясе

1930 елның 20 гыйнвары, Чистай районы Гаделша авылы – 2006 елның 14 июне, Зәй районы Түбән Биш авылы.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1957 ел). 1949–1957 елларда Чистай районы дәүләт орлык сыйфаты инспекциясендә агроном-инспектор булып эшли.

1958–1959 елларда Зәй районы авыл хуҗалыгы инспекциясендә баш агроном.

1959–1993 елларда Зәй районының Тукай исемендәге колхоз рәисе. И.В.Сәгыйтдинов җитәкчелегендә колхозда барлык терлекчелек биналары һ.б. җитештерү, социаль-мәдәният һәм көнкүреш объектлары төзелә һәм яңартыла.

Бөртекле ашлык җитештерү – 2 тапкыр, сөт 5,7 тапкыр арта; шикәр чөгендеренең тулай җыемы 8,6 мең т га җитә; бөртекле культураларның уңышы – 1 га дан 9,1 ц дан 24,7 ц га, шикәр чөгендере – 7,1 ц дан 215,5 ц га, бәрәңге 36,8 ц дан 103,3 ц га арта; һәр сыердан еллык савым уртача 2608 кг нан 3002 кг га арта.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.