- РУС
- ТАТ
Сәясәт эшлеклесе, публицист
1900 елның 18 апреле, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Югары Суыксу авылы – 1938 елның 10 мае, Казан шәһәре.
2 ел эчендә чиркәү-приход училищесен (имтихан тапшырып), Я.М.Свердлов исемендәге университет каршындагы кыска вакытлы теоретик курсларны тәмамлый (Мәскәү, 1921).
Игенчелек белән шөгыльләнә, әтисе белән читкә китеп эшли.
1918 елда туган авылында Эшче-крәстиян яшьләр союзының (РКСМ) авыл оешмасын, ярлылар комитетын оештыра.
1919–1920 елларда РКСМның Минзәлә өяз комитетында, авыл һәм волость советларында, «волнрав»та, волость загсында эшли.
Мөселман руханиларыннан туу, никахлашу, үлү актларын рәсми рәвештә теркәп бара торган төп кенәгәләрне алуда катнаша: бер үк вакытта «Роста» һәм «Игенче» газеталарының мөхәрририятләре әгъзасы.
1921 елдан совет партия мәктәбенең өяз уку-укыту бүлеге мөдире, сәяси мәгариф йортының кантон бүлеге рәисе, 1922 елдан РКП(б)ның Минзәлә кантон комитеты 1 нче секретаре, ТАССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы. 1923–1925 елларда РКП(б)ның Казан берләштерелгән бистәләр район комитеты секретаре. 1925–1926 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының оештыру, агитация-пропаганда бүлекләре мөдире.
1926 елның февралендә Урта Азиягә партия эшенә җибәрелә.
1927 ел башында Казанга кайтканнан соң, фәнни-тикшеренү һәм журналистика эше белән шөгыльләнә башлый. Октябрь революциясенең 10 еллыгына «Бөек Октябрь юлларында татар хезмәт ияләре» («Татарские трудящиеся на путях Великого Октября», 1927) исемле монографик хезмәтен яза. Анда ул Татар җәмәгатьчелегенең төрле иҗтимагый-сәяси оешмаларының (шул исәптән Мөселман социалистик комитетының) эшчәнлеген анализлый, «Болак арты республикасы» дип аталган дәвернең сәяси идеяле агымнарына бәя бирә; партиягә яраклашып Татар дәүләтен Идел-Урал Штаты рәвешендә оештыруга каршы чыга, әмма бу М.С.Сәгыйдуллинга Мөселман социалистик комитеты әгъзаларының фотосурәтен бастыруга комачауламый, алар арасында партиядән куылган М.Х.Солтангалиев тә була.
1928 елның 10 февралендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты, китапта хаталар җибәргәне өчен, М.С.Сәгыйдуллинны шелтәли һәм, сәяси көрәштә гаепләп, өлкә комитеты җитәкчелеге алдында аны ВКП(б)ның Үзәк башкарма комитеты карамагына эшкә җибәрергә кирәклеге турындагы мәсьәләне куя.
Октябрь революциясенең 11 еллыгына «Красная Татария» газетасы редакциясе үтенече белән М.С.Сәгыйдуллин «Сыйнфый көрәшнең җанлануы һәм милли мәсьәлә» («Оживление классовой борьбы и национальный вопрос») исемле мәкаләсен яза. Анда ул илдә кискенләшкән иҗтимагый-сәяси хәл милли мәсьәләне яңадан көн тәртибенә кертүне таләп итә, дип билгели. Мәкалә басылмый, аның урынына «Кызыл Татарстан» газетасында М.С.Сәгыйдуллинның «Тарих заманга карата аяусыз» («История безжалостна ко времени», 1928) исемле башка мәкаләсе басыла. Мәкаләдә Октябрь революциясеннән соңгы 11 ел эчендә пролетариат сыйфат ягыннан ныгый, татар милләтчеләре партия бюрократиясенә каршы көрәш башлыйлар дип әйтелә.
1929 елда шул ук газетада «Куштаннар токымы» («Племя подхалимов») исемле сәяси памфлеты басыла. Анда М.С.Сәгыйдуллинның татар җитәкчеләре арасындагы сәяси ялагайлык формаларын тәнкыйтьли, хезмәткәрләргә тупас мөнәсәбәттә булып, җитәкчелек алдында «тәлинкә тотуны» фаш итә. Памфлет җәмәгатьчелек арасында кызыксыну уята. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросы мәкалә турында сәяси әңгәмә оештыра, һәм ул «... большевиклар партиясе нигезләренә каршы яшерен атака», халык арасында партиянең абруен какшата, «партия сафларын таркалган элементлардан чистарту эшенә зыян китерергә мөмкин» дигән карар чыгара.
1929 елның ахырында М.С.Сәгыйдуллин журналистика эшенә Төньяк крайга күчерелә. 1930–1932 елларда Кызыл профессура институтының философия бүлегендә укый (Мәскәү). Төп хезмәтләре татар милли-демократик һәм вәисиләр хәрәкәтенә багышлана.
1932 елның 21 декабрендә «Татарстанның сул карашлы контрреволюцион милли оешмасы» җитәкчесе буларак кулга алына, «Крәстияннәр иттифагы» партиясен оештыруда гаепләнә, үлем җәзасына хөкем ителә, үлем җәзасы 10 елга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырыла.
Шул дәвердәге документларның берсендә М.С.Сәгыйдуллин, Г.Н.Әминов, И.Ш.Галиев, Г.С.Баембәтов турында: «Хәзер без, алар империалист агентларга әверелделәр дип, дәлилли алабыз. Бернинди Польша штабы да, бернинди Милюков та, бернинди Керенский да башка программа теләмәячәкләр. Солтангалиевчелектән дә начаррак нәрсә бармы дисәк, баембәтчелек, әминовчылык, сәгыйдуллинчылык солтангалиевчелектән начаррак», – диелә.
М.С.Сәгыйдуллин срогын «Дмитровлаг»та (Мәскәү өлкәсе) тутыра, күптиражлы газета редакциясендә эшли, аннан соң Соловки утрауларына этап белән озатыла. 1937 елда Казанга җибәрелә, монда аны «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террорчылык оешмасы» эшендә катнашуда гаеплиләр. 1938 елның 10 маенда СССР Югары мәхкәмәсе Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе М.С.Сәгыйдуллинны атарга хөкем итә. Үлгәннән соң аклана.
Татарские трудящиеся на путях Великого Октября. Казань, 1927.
К истории ваисовского движения. Казань, 1930.
Литвин А.Л. Без права на мысль (Историки в эпоху Большого террора: Очерки судеб). Казань, 1994.
Автор – Р.В.Шәйдуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.